Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә Ифтар мәҗлесләре уза
Мәҗлескә килүчеләр хөрмә җимеше белән авыз ачты, намаз укыды, дога кылды.
(Теләче, 31 май, “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Иң күркәм айларның берсе - изге Рамазан ае бара. Шушы уңайдан район мәчетләрендә, җәмәгать туклануы урыннарында, өйләрдә күркәм мәҗлесләр - Ифтар ашлары үткәрелә. Шуларның иң күләмлесе, “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесында узганы булгандыр, дип яза җирле басма.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары химаясына үткәрелгән мәҗлескә җитәкчеләр, авыл имамнары, остабикәләр, өлкән буын чакырулы иде. Әлегедәй чара районда традицион рәвештә ел саен изге Рамазан аенда өч тапкыр үткәрелеп килә. Беренче ифтарда район имам-мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, республикабызның иң күренекле мәчетләребезнең берсе Кол Шәриф мәчете Әлегедәй чара районда традицион рәвештә ел саен изге Рамазан аенда имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Төркиядән килгән Корьән-хафизлар катнашты һәм мәҗлесне үтемле вәгазьләр, догалар һәм Корьән аятләре белән бизәделәр.
Пәйгамбәребез (с.г.в) мөбәрәк хәдисендә: “Рамазан аеның беренче ун көнлеге - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте көннәре, икенче ун көнлеге - гөнаһлардан пакъләнү көннәре һәм соңгы ун көнлеге - җәһәннәм утыннан котылу көннәре” дигән. Илфар хәзрәт Хәсәнов та үзенең вәгазендә әлеге ун көнлекләргә тукталып, аларның әһәмияте вә савабы турында сөйләде.
Төркиядән килгән дин кардәшләребез аһәңле тавыш белән азан яңгыратканнан соң, мәҗлескә килүчеләр хөрмә җимеше белән авыз ачты, намаз укыды, дога кылды. Аннары, мул итеп әзерләнгән сый-нигъмәттән авыз итте.
Чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин белән ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе - район кураторы Раил Гаффаров катнашты диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз