news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә иң яхшы әйдаманны ачыкладылар

“Иң шәп әйдаман” бәйгесендә Олы Мишә урта мәктәбеннән Динар Шәрипов Гран-Прига лаек булды.

Теләчедә иң яхшы әйдаманны ачыкладылар
tulachi.ru

(Теләче, 8 февраль “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче урта мәктәбе базасында республикакүләм “Иң шәп әйдәман” бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Әлеге бәйгедә районның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 14 әйдәман көч сынашты. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Әйдаманнарның барысы да бәйгегә ныклы әзерлек белән килгән иде. Барлык очколарны исәпләгәннән соң, беренче урынга - Шәтке урта мәктәбеннән Таңсылу Сөнгатова, икенче урынга - Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Рәфилә Камалиева, өченче урынга - Үзәк урта мәктәбеннән Сабина Заһидуллина чыкты.

Олы Мишә урта мәктәбеннән Динар Шәрипов Гран-прига лаек булды.  Динар республикакүләм ярышта район данын яклап чыгыш ясаячак.

“Иң шәп әйдәман” бәйгесендә катнашучы барлык әйдәманнарга җиңү яулаган номинацияләр буенча Дипломнар тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot