Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә “Иң яхшы автобабай” бәйгесендә катнашучының иң өлкәненә 75 яшь булган
Бәйгедә җиңүне Теләчедән Рифкать Шәфыйков яулады.
(Теләче, 2 октябрь, “Татар–информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләченең ДОСААФ базасында 60 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр арасында машина йөртү осталыгы бәйгесе үткәрелде. Халык телендә бу ярышны "Автобабай" дип атап йөртәләр. Беренче генә тапкыр гына оештырылса да, бәйгедә катнашырга дип сигез өлкән яшьтәге ир-ат килгән иде, дип яза җирле басма.
Бәйгедә катнашучылар иң беренче машинада йөрү осталыгын күрсәтте. Гаражга дөрес керәме, юл йөрү кагыйдәләрен үтиме? Боларның барысын да ЮХИДИ идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Илнур Кәримуллин күзәтеп торды. Әлеге тур вакытка иде. Кем тизрәк, кагыйдәләрне бозмыйча, юлдагы каршылыкларны узды, алар югары балл җыйды. Бәйгенең икенче өлешендә өлкәннәр юл йөрү кагыйдәләрен чагылдырган билетларны компьютерда җавап бирде.
Соңыннан, ике тур нәтиҗәләре буенча баллар чыгарылды. Беренче урынга Теләчедән Рифкать Шәфыйков, икенче урынга Теләчедән Кәшәфетдин Шәмсетдинов, өченче урынга Үзәк бистәсеннән Рәис Заһидуллин лаек булды. Бәйгедә һәр катнашучыга истәлекле бүләк тапшырылды.
Рифкать абый беренче урынны алуның сере, иртәдән кичкә кадәр руль артында булуда дип саный. Икенче урынны яулаган Кәшәфетдин абыйга 75 яшь. Ул катнашучылар арасында иң өлкәне булды. “1962 елдан бирле руль артында. Йөк машиналарының кайсын да гына йөрмәдем. 15 ел ерак юлларга йөрергә туры килде. Әлеге бәйгедә катнашуыма бик шатмын, алга таба да мондый бәйгеләр кирәк”, - диде ул.
Теләченең ДОСААФ хезмәткәрләре , "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт учреждениесе территориаль идарәсе профилактика бүлегенең Саба бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягъфәрова тырышлыгы белән әзерләнгән ярыштан һәр катнашучы яхшы кәеф белән кайтып китте диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз