news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә иң тату сыйныфны ачыкладылар

Нәтиҗәдә Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 8б сыйныф ата-аналар комитеты беренче урынны яулады.

(Теләче, 5 декабрь, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы Иске Җөри авылы мәдәният йортында “Тату сыйныф серләре” республикакүләм конкурсының муниципаль этабы узды, дип яза җирле басма.

Ата – аналар комитетлары арасында үткәрелүче әлеге бәйге икенче тапкыр үтте. Бәйгедә барлыгы 11 мәктәпнең ата-аналар комитетлары катнашты. Нәтиҗәдә Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 8б сыйныф ата-аналар комитеты беренче урынны яулады һәм алар конкурсның республика этабында катнашып район данын яклаячаклар. Икенче урынны Үзәк урта гомумбелем бирү мәктәбенең 5 сыйныф ата-аналар комитеты, өченче урынны исә Олы Нырсы урта гомумбелем бирү мәктәбенең 5 сыйныф ата-аналар комитеты яулады, диелә район басмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100