news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә Җиңү бәйрәмен зурлап билгеләп уздылар

Бу көнне Теләче үзәк ял паркында спорт ярышлары үткәрелде.

(Теләче, 10 май, “Татар –информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов).  Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, район үзәге Теләчедә традицион парад-митинг үткәрелде. Теләчелеләр, олысы-кечесе, яше-карты бәйрәм итрәсендә ил азатлыгы өчен һәлак булганнарны, сугыш ветераннарын, тыл батырларын искә алып, хөрмәтләп хәтер яңартырга үзәк урамга чыктылар, дип яза җирле басма.

Бәйрәм парады сугыш чорына яраклаштырылып бизәлгән, “киендерелгән” автомобильләр парады белән башланып китте. Традициягә кергән парадны марш темплары белән “Яшь армиячеләр” һәм “Форпост” оешмасы егетләре һәм кызлары башлады һәм соңрак күкрәкләрендәге орден-медальләрен балкытып, салмак, әмма горур адымнар белән Әфганстан сугышы ветераннары узды. Алардан соң мәйданга хәрбиләр – районның хокук саклау органнары, Гражданнар Оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыгының Теләче бүлеге хезмәткәрләре, хезмәт коллективлары килеп керде.

Колонналарны район мәдәният йорты кашындагы мәйданда муниципаль район башлыгы җитәкчесе Илдус Зарипов җитәкчелегендәге делегация һәм сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре каршы алды. Кулларына шарлар, чәчәкләр тоткан балаларга, ак яулыклы апалар, түбәтәйле бабайлар, орден-медальләр таккан ветераннарга карап сокланмый мөмкин түгел иде. 

Тантананы митингта муниципаль район бащлыгы Илдус Зарипов сугыш һәм тыл ветераннарын, барлык теләчелеләрне, район кунакларын бәйрәм белән котлады, иң изге теләкләрен җиткерде. Үзенең чыгышында ул Бөек Җиңү көненең әһәмиятенә тукталып:

1941 елның 22 июненнән алып бу көнне ирләр һәм хатыннар, картлар һәм балалар, тылда эшләүчеләр 1418 көн һәм төн көткәннәр. Җиңү датасы безнең йөрәкләрдә яу кырларында дошманга каршы сугышкан, алны ялны белми эшләгән, балачактан тормыш арбасына җигелгән өлкән буын вәкилләренә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен яңарта, изге яудан әйләнеп кайта алмаган ата-бабаларызны, туганнарыбызны искә алып, башларыбызны түбән иябез. Бу көн – Ватаныбыз һәм илдәге һәрбер гаилә өчен кадерле, якты, изге, күз яшьләре белән сугарылган бәйрәм, - дип ассызыклап узды. Һәм тантанада катнашучыларны Ватаныбыз өчен башларын салган, сугыштан соң илне торгызуда армый-талмый хезмәт иткән ветераннарыбызны бер минут тынлык белән искә алырга чакырды. Бер минут тынлык вакытында күпләр сугышның бар ачы михнәтен-хәсрәтен күз алдыннан кичерергә өлгергәндер. Бәйрәм тантанасы Мәңгелек ут янган, Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашларыбыз исәтелегенә куелган бююстлар һәм стелла янына чәчәкләр салу белән дәвам итте. Шулай ук тантанада район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов белән яшь буын вәкиле, Теләче урта мәктәбе укучысы Фаил Исламов та хөрмәтле ветераннарыбызга, тыл хезмәтчәннәренә, чарада катнашучыларга тәбрикләү сүзе белән чыкты.

Митингның концерт өлешен хәрби киемдәге Теләче урта мәктәбе укучылары, район сәнгать мәктәбе коллективлары, район мәдәният хезмәткәрләре чыгышлары бизәде.

Соңыннан, бәйрәм тантанасын Теләче үзәк ял паркында оештырылган спорт ярышлары дәвам итте. Теләге булганнар бирегә килеп, үзен сумо һәм кул көрәшендә, футбол һәм волейбол уеннарында сыный ала иде, диелгән район басмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100