Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә хуҗалыкларда тракторга график нигезендә техник карау уздырырга кирәк
Беренче техник карау “Алан” ширкәтендә үтте.
(Теләче, 4 апрель, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы буенча быел хуҗалыкларда 228 тракторга, 94 арбага график нигезендә техник карау үткәрергә кирәк. Аның беренчесе “Алан” ширкәтендә узды. Елдагыча, “Алан” ширкәте техник карауга быел да җаваплы караган. Техникалар буялып, ремонт ясалып рәттән тезелеп куелган, дип яза җирле басма.
Һәрчак эшенә җаваплы караучы Наил Касыймовның бу юлы да техникасы бар таләпләргә туры килде. Комиссия тарафыннан кимчелекләр табылмады. Наил абый 40 елга якын техникада эшли. Хезмәт юлын 10 сыйныфны тәмамлагач, комбайнерчы ярдәмчесе булып эшли башлый. МТЗ -82 тракторына утырып эшли башлаганына да ун ел узган. Аңарчы ЮМЗ- 6Л, Т -40, ДТ – 75 тракторларында эшли.”Техниканы һәрчак карап торырга кирәк, шунсыз булмый. Эштән туктап торган юк, хәзерге вакытта фермага, терлекләргә азык ташыйм. Арбаны буяп, карап куйган идем. Язгы кыр эшләре алдыннан техник карау да үткәрү зарур”,-ди алдынгы механизатор.
“Алан”да язгы кыр эшләре вакытында техникаларга икешәр механизатор беркетеләчәк. Башка хуҗалыклардагы кебек, биредә дә механизатор проблемасы юк түгел. Механизаторлар белән сөйләшүләр алып барып, бу мәсьәләне хәл иткәннәр. Вакытында хезмәт хакы түләнсә дә, яшь кадрлар юк. Хәзер хуҗалыкны алып бара торган өлкән яшьтәге механизаторлар лаеклы ялга киткәч, ни булыр?
-Безнең “Алан” ширкәтендә 29 трактор, 20 арба исәпләнә. Ремонт өчен өч миллионнан артык акча тотылды. Бары дүрт техникабызны гына әлегә техник карауга әзерләп бетерә алмадык. Шушы көннәрдә аларның да ремонт эше төгәлләнәчәк, -диде ширкәт инженеры Шәүкәт Котдусов.
Бу көнне “Алан” ширкәтенең техник әзерлеген “Гостехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров, район авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек идарәсенең маркетинг – җитештерү бүлеге җитәкчесе Илфар Баев тикшерде.
Хәмит Нәзиров әйтүенчә, техник карау вакытында тракторларның тормоз –руль системасының төзеклеге, тракторның һәм арбаларның яктырту утлары – сигналлар, көзгеләр, медицина аптечксасы, ут сүндергеч, авария билгеләре булу – булмавы тикшерелә. Әлеге эшнең максаты, техника белән эшләгән вакытта, кеше сәламәтлегенә, әйләнә – тирә мөхиткә зыян салмаудан гыйбарәт.
Техник карауны комиссия бик җентекләп уздырды. Алар механизатрның шәхесен ачыклаучы документларны да сорап алды. Машина йөртү таныклыгындагы категориянең механизатор идарә итә торган техника килү- килмәвен дә, таныклыкның срогы чыкмаганлыгын да ачыклады. Тәгәрмәчле тракторларның автогражданлык имиятләштерү полисы булуы да мөһим. Алда әйтелгән барлык таләпләр үтәлгән очракта гына, техникага техник карау узган була һәм аңа бу хакта бер еллык таныклык бирелә. “Гостехнадзор”ның район җитәкчесе Хәмит Нәзиров : “ Куелган таләпләр үтәлмәсә, таныклык бирелми, моның урынына тиешле тәртиптә акт төзелә һәм булган кимчелеләрне бетерү өчен 20 көн бирелә. Әлеге вакыт аралыгында җитешсезлекләр бетерелсә, ул техникага шулай ук техник карау узганлыкка таныклык бирелә. Әгәр дә, комиссия тарафыннан табылган кимчелекләр бу вакыт аралыгында бетерелмәсә, хуҗалыкка техник карау өчен түләү суммасын кабат түләп, техник карау уздырырга кирәк”, -ди.
Агымдагы елның 1 апреленнән юл –йөрү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, техникада яктылык кайтаргыч жилет булу мәҗбүри. Тәүлекнең караңгы вакытында, механизатор техника янында нинди дә булса эш башкарса, әлеге жилетны кияргә тиеш була. Мондый жилетлар “Алан” ширкәтенең һәр механизаторында бар иде. Бу көнне ширкәтнең тракторлары, тагылма арбалары һәрберсенә техник карау үткәрелеп, механизаторга документ тапшырылды, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз