news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә хезмәтне саклау буенча укулар узды

Һәр катнашучыга хезмәтне саклау темасына кагылган буклетлар, күрсәтмә материаллар таратылды.

Теләчедә хезмәтне саклау буенча укулар узды
tulachi.ru/

(Теләче, 23 март, “Татар –информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы хакимиятенең утырышлар залында хезмәтне саклау буенча киңәшмә узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу көнне райондашларыбызга шәхси саклану чаралары урын алган күргәзмә белән дә танышу мөмкинлеге тудырылды. Һәр катнашучыга хезмәтне саклау темасына кагылган буклетлар, күрсәтмә материаллар таратылды.

Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин алып барды. Утырыш эшендә катнашкан Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов Татарстан Республикасында хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларының торышы хакында чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot