news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрелде

Кунакка Рәмис Аймәт җитәкчелегендә бертөркем язучылар килде.

(Теләче, 10 февраль, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан, язучының туган авылында Олы Мәтәскәдә һәм район үзәге Теләче мәдәният йортында тантаналы кичәләр булып узды дип яза район газетасы.

Шушы уңайдан районга кунак булып, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Рәмис Аймәт җитәкчелегендә бертөркем язучылар килде. Алар чараларда Фатих Хөсни белән бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар, аның иҗатына зур бәя бирделәр, үзенең талантлы баласын онытмаган район халкына зур рәхмәт белдерделәр. Алар арасында танылган тәнкыйтьче, галим Фоат Галимуллинны, язучы, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире урынбасары Камил Кәримовны, язучы шагыйрь, күпсанлы публицистик мәкаләләр авторы Рашат Низамины, язучы, журналист, “Татарстан радиосы”ның бүлек мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинованы, шагыйрә, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге мөхәррире Фирүзә Җамалетдинованы, язучылар Марат Әмирхановны, Әхәт Гаффарны, журналист, язучы Госман Гомәрне һәм нәфис сүз остасы Розалия Зәкиеваны күрергә була иде.

Әүвәл район кунаклары Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында булып, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары, укытучылары белән очраштылар. Биредә язучылардан кем генә сүз алмасын, Фатих Хөснинең олпат язучы, бизәкле, җор, юмор хисенә бай, сыгылмалы, төрле чагыштыруларга, метафораларга бай телле язучы буларак билгеләп уздылар. Ул аларның һәркайсына үрнәк һәм остаз. Күбесе аның исемендәге премиягә лаек. Марат Әмирханов, Госман Гомәр, Камил Кәримов, Әхәт Гаффар, Рашат Низамилар шундыйлардан. Рәмис Аймәт белдергәнчә, Фатих Хөсни милли, типик геройларны оста гәүдәләндерүче язучы. Аның геройларның республикабызның һәр районында, һәр авылында күрергә, очратырга мөмкин. Фатих аганың әсәрләрен укыганда үзебезнең авыл кешеләре күз алдына килә. Шулай бит, әйеме?! Чыннан да, авыл халкының тормышы, көнкүреше, катлаулы кеше язмышлары, аларның хис-кичерешләре турында бирелеп, тәмле итеп, фәкать Мөхәммәт Мәһдиев белән Фатих Хөсни әсәрләренннән генә укып була. Күренекле язучылар, шагыйрьләр һәм сәнгать әһелләре белән әлеге очрашу, аралашу Олы Мәтәскә балалары һәм халкы күңелендә бары позитив фикерләр генә калдыргандыр диясе килә. Татар-милли әдәбиятының “йөзек кашы” булган Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу, аның туган авылына бертөркем язучылар килү үзе бик зур вакыйга ул.

Район мәдәният йортында узган чараны тамаша кылучылар да шундый хисләр белән таралышкандыр дигән ышаныч бар. Биредә исә язучыларның чыгышлары үзешчән коллективларның, аерым башкаручыларның чыгышлары белән бизәлде. Республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Сәрия Гарипова белән Гөлнур Гыймранова тарафыннан сәхнәләштерелгән “Кабак” хикәясе генә дә үзе ни тора?! “Дулкын”, “Мисолька” вокаль ансамбльләре, “Сюрприз” төркеме башкарга биюләр күңелгә җиңеллек, беләкләргә дәрт-дәрман өстәде. Әүвәл районыбыз кунакларын муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов сәламләде. Ул үзенең чыгышында кайткан кунакларга рәхмәт белдереп, Фатих Хөснинең чын мәгънәсендә халык язучысы икәнен һәм якташ буларак аның белән чиксез горурлануын билгеләп үтте.

“Без Фатих Хөсни, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре белән тәрбияләнеп үскән буын. Аларның китаплары безне яманнан яхшылыкны аерырга, дөньяны танырга, аны матур итеп күрергә, яшәргә өйрәтте”, - диде ул үзенең чыгышында. Җавап сүзе белән чыккан Рәмис Аймәт Фатих Хөснинең 110 ел тулу чараларын оешкан төстә уздырырга ярдәм иткәне өчен муниципаль район башлыгы Илдус Зариповка, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсановка, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резидә Дәүлиевага Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot