Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә халык мультфильмын дөньяга чыгаруда катнашучы иҗат төркеме булды
Укучылар районың истәлекле урыннарын, үзләре өчен кадерле булган нәрсәләрне ак кәгазь битенә төшерде.
(Теләче, 26 апрель, “Татар – информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Халык мультфильмын дөньяга чыгаруда катнашучы иҗат төркеме Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм рәсем ясарга яратучы кызлар егетләр белән очрашты. Чара ТАССРга - 100 ел тулу уңаеннан әзерләнгән махсус видеоязма карау белән башланып китте. Укучылар үзләренең тарихта белемле булуларын да күрсәтте, оештыручыларның сорауларына дөрес җавап бирә алды диелгән район хәбәрендә.
Соңыннан, "Татарстан гасыры" анимацион мәгариф проектында катнашучы иҗадый төркем ничек итеп мультфильм эшләнгәннәре турында таныштырдылар. Узган ел укучылар районыбызның символларын флаг, гербын ясады. Аларның рәсемнәре мультфильмда кулланылды. Укучыларның исем фамилияләре тарих битләренә язылды. Бүген алар районың истәлекле урыннарын, үзләре өчен кадерле булган нәрсәләрне ак кәгазь битенә төшерде. Рәсемнәрдә район халкы яратып өлгергән “Тюлячка” елгасы, мәктәп, Теләче һәм Шармыш авылларында урнашкан тарихи әһәмияткә ия булган чиркәү, үзләре белем ала торган мәктәп һәм башка бик күп истәлекле урыннар бар иде. Укучылар ясаган рәсемнәрне иҗат төркеме Казанга алып китте, аларның күпчелеге “Татарстан гасыры- 2” мультфильмына кертеләчәк, диелгән район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз