news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә халык иҗаты фестивале концертлары башланды

Аланда иҗади яшь гаиләләрнең күп булуы сокландырды һәм сөендерде.

Теләчедә халык иҗаты фестивале концертлары башланды
tulachi.ru/

(Теләче, 2 март“Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов) Үзәк һәм Алан авыллары мәдәният йортларында булып узган “Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән халык иҗаты фестивале концертлары тамашачылар бәйрәм рухы өстәде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аеруча Үзәк халкыны тамашага актив килүе, концертны хисләнеп һәм сөенеп тамаша кылуы күзәтелде.  Бу аеруча Үзәк авылы егетләренең  “Җиде малай” җырын башкарганда ачык чагылды. Слайдлардан күренгәнчә, Үзәк егетләре, сәхнәдә генә түгел, тормышта да бердәм, дус-тату гаилә булып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр икән.

Аланда иҗади яшь гаиләләрнең күп булуы сокландырды һәм сөендерде.  Парлап концерт та алып бардылар, күмәк биюләр дә башкардылар. Аеруча рус һәм татар биюләрен камил башкарулары белән истә калдылар. Башка җирлекләрдән аермалы буларак, аланлылар сәхнә бизәлешенә зур игътибар биргәннәр .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100