news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә хәйрия концерты акчасы мөмкинлеге чикле балаларга яңа ел бүләгенә тотылачак

Концертта мөмкинлекләре чикле балалар да чыгыш ясады.

(Теләче, 10 декабрь, “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы мәдәният йортында “Өмет нуры” дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Әлеге проектның авторы Теләче волонтерлар оешмасы җитәкчесе Ләйлә Гыйниятова иде.

Концерт башланганчы сәламәтлеге чикле Саба кызы, бик күп бәйгеләрдә җиңү яулаган Ләйсән Зарипова балаларга фойеда бию буенча мастер-класс үткәрде.

“Өмет нуры” дип исемләнгән хәйрия концертыннан җыелган матди ярдәм районның авыру балаларына Яңа ел бүләге булып тапшырылачак.

Концертта танылган йолдызлар Нияз Җәләлов, Алия Исрафилова, Венер Сәлимов,  Мөнир Рахмаев һәм башка эстрада артистлары белэн беррәттән районнын иҗат коллективлары да чыгыш ясады.

Ә  сәхнәдә генә түгел, тамашачылар янына төшеп үк җырлады. Аның дәртле җырларына тамашачылар да кушылды. Балалар да читтә калмады, аларны ул биергә сәхнәгә чакырды дип хәбәр итә район газетасы.

Әлеге концерт шунысы белән дә үзенчәлекле булды, физик мөмкинлеге чикләнгән балалар үзләре дә сәхнәдә чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot