news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп уздылар

Районыбыз волонтерлары “Хәтер шәме” акциясенә кушылды.

(Теләче, 22 июнь, "Татар-информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). 1941 елның 22 нче июне. Россия тарихында онытылмаслык авыр көн. 76 ел элек, нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды. Ул елларның шаһиты булганнар әле дә кайгы белән сугарылган бу көнне ачык хәтерли. Бөек Ватан сугышында районыбыздан бихисап солдат яу кырында ятып калган. Теләче халкы Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан кичә кабаттан Мәңгелек ут янына җыелды. Ә иртән районыбыз волонтерлары “Хәтер шәме” акциясенә кушылды. Батыр якташларыбызның истәлегенә шәмнәр кабыздылар, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Митингта Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов катнашып, чыгыш ясады. Илдус Зарипов үзенең чыгышында : “Бу фаҗигале көнне онытырга беребезнең дә хакы юк”, - дип әйтте.

Яу кырында ятып калган якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. Мәңгелек ут яны гадәттәгечә чәчәкләр белән тулды.

Биш ел буена сузылган сугышта 20 миллионнан артык кеше һаләк була, күпләре хәбәрсез югала. Хәтер көнендә Мансур Газизов: “Хәбәрсез югалганнарны әле дә эзлибез. Безнең якташларыбыз кайларда гына җирләнмәгән. Батырларның якты истәлеге онытылырга тиеш түгел”, - диде.

Сугыш елларында илебезне яклап кан түккән якташларыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмас, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot