news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә Гошер сәдакасе җыйдылар

Әлеге чарада аеруча Олы Мәтәскә, Баландыш, Теләче һәм Караширмә авыллары халкы зур оешканлык күрсәтте.

(Теләче, 25 сентябрь, “Татар–информ",  "Теләче" Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче авылының “Ихлас” мәчете ишегалдында Гошер сәдакасе җыю үткәрелде. Шунысы сөенечле, әлеге хәйрия чарасы бик күркәм шартларда һәм оешкан төстә узды. Теләчедә яшәүчеләр бу игелекле гамәлдә актив катнашып, ятим һәм мохтаҗларны, республикабыз дини йортларында белем алучы шәкертләрне көзге нигъмәтләр белән сөендерергә ашыкты. Быелгы чарада аеруча Олы Мәтәскә, Баландыш, Теләче һәм Караширмә авыллары халкы зур оешканлык күрсәтте иде, диелә район басмасында.

- Узган ел өч олау яшелчә, җиләк-җимеш озаткан идек. Шөкер, быел да “КамАЗ” автомобиле әрҗәсе көзге нигъмәтләр белән тулып килә. Шәтке авылы халкы бирегә килеп йөрмәс өчен, Гошер сәдакасен аерым җыя һәм Казанга, мәдәрәсләргә үзләре илтеп бирәләр. Быел да аерым җыеп, үзләре илтеп бирәчәкләр. Гошер сәдакасен җыюда активлык күрсәткән, ягъни үзләреннән арткан бакча җимешләрен, кайнатма һәм тозлыклар, умарта балы белән бүлешә белгән районда яшәүчеләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Алга таба да диндә һәм тормышта ихлас һәм бердәм булыйк! - дип белдерде Теләче районы имам-мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot