news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә гомер итүче Вәракия Юнысовага 90 яшь тулды

Айдар авылында Бахаветдин абый һәм Мәрфуга апа гаиләсендә 15 нче бала булып дөньяга килә ул.

(Теләче, 25 март, "Татар-информ", "Теләче", Раил Рәшитов). Теләчедә гомер итүче Вәракия Юнысовага 90 яшь тулды, дип хәбәр итә район басмасы.

Әбине әлеге бәйрәме белән районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Теләче авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин тәбрикләделәр һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар.

Вәракия әби чордашларының яшьлекләре бик авыр вакытларга туры килгән. Ләкин бүгенге язмабыз героен язмыш башкаларга караганда ныграк та сынаган. Аның тормыш юлы турында берничә роман язарга мөмкин булыр иде.

Айдар авылында Бахаветдин абый һәм Мәрфуга апа гаиләсендә 15 нче бала булып дөньяга килә ул. Әнисе авырып китә, яңа гына туган сабыйны күкрәк сөте белән тукландырырлык хәле дә булмый.

Әтисе Бахаветдин абый бердән-бер сыерларын көтүгә кумыйча үзе печән алып кайтып тора, кызлары Вәкария елый башласа шунда ук абзарга чыгып бер чокыр сөт савып алып кереп җылы сөт эчертә торган була.

Бәхеткә, әнисе терелә, кыз да исән кала, башка яшьтәшләре белән бергә уйнап көннәрен үткәрә. Бәхетле балачакны өзеп Бөек Ватан сугышы башлана. Яңа буй җитеп килүче үсмер кыз сукачы (плугарь) булып күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Ә бу бик куркыныч һөнәр - бәхетсезлек, үлем-китем очраклары да еш очрый ул елларда әлеге һөнәр ияләре арасында.

Шуннан аның тырышлыгын, булдыра торган кыз икәнлеген күреп алып 17 яше тулганда кибеткә сатучы итеп сайлап куялар (ул вакытларда сатучыларны күмәк хуҗалык җыелышында халык сайлап куя торган була).

Сугыш бетеп бер ел узгач, 1946 елның август аенда Теләчедәге кибеткә эшкә куялар аны. Теләче-Айдар арасы 20 чакрым, көн саен шул юлны үтеп йөрергә кирәк.

Берсендә аның юлына бүре көтүе очрый. “Шулай кайтып барам эштән, авылга җитәргә дә күп калмады. Карыйм, бүре көтүе килә. Тиз генә санап чыктым, 12 баш бүре икән. Үзем куркам, шул ук вакытта әнинең “Бүре яки эт күрсәң, кулларың нинди хәлдә булса шулай калдыр, кесәгә тыкма, ит яки ипи алып бирәм, дип. Җанвар, сине зыян китерер, дип куркып өстеңә ташланыр”, - дигәнен дә истә тотам. Тиз-тиз атлап барам, тирләп чыктым, дер-дер калтырыйм. Бу бүреләр сукмакның ике ягына тезелешеп утырдылар, миңа тимәделәр, узып киттем. Инде куркудан йөгерерлек хәлем юк, ләкин туктарга да ярамый. Ничек кирәк алай авылга кайтып җиткәч сарыклар фермасы янында кизү торучы кызларга бүре барлыгын хәбәр иттем дә, өйгә кайтып яттым. Бераз вакыт узгач капканы шакыйлар. Урамга чыксам, теге кызларның берсе килгән. “Әниеңә әйттеңме соң бүре көтүе күргәнеңне,” ди. Бүреләр салам түбәне тишеп сарык фермасына үтеп кергәннәр дә 11 бәрәнне буганнар, берсен алып чыгып китеп тә өлгергәннәр икән. Шуннан мин аңа “Син ни сөйлисең, хәзер мин әнигә бүре барлыгын әйтсәм, башка көнне бер генә сәгатькә соңга калсам да, кызымны бүре ашаган, дип куркып акылдан язачак бит ул, әйтмәдем, сезнең дә авызыгыздан чыкмасын, башкаларга шулай дип әйт”, дидем. Әле берничә көннән соң кизү торганда бүренең салам түбәне тишеп төшеп сарык бәрәнен урлаганын үзебез дә күреп алдык, тавыш куптардык, әмма бәрәнне алып китте, барыбыр,” – дип сөйли Вәракия апа.

Авыл советына кассир булып та эшкә керә ул. Әмма бер вакыйга була, шуның икенче көнендә үк эштән китә. Ул вакытта авыл советы рәисе каладан килгән чинвоник алдында финанс хисабы тотарга тиеш була. Ә бу юлы хисап бирергә яңа гына эшли башлаган яшь кызны җибәрәләр. Сабага баргач хисап бирергә керер алдыннан кәгазьләрне тикшереп караса, 4000 җитми. Шуннан тиз генә китапханәчегә шалтыратып белешә, анда шул 4000 меңгә китаплар кайткан икән, ә бу кәгазьләрдә күренми. Шуннан хисап кагәзен тутыра, әмма авыл советы рәисе үзе кул куярга тиеш икән. Аны көтеп төнгә кала, көч-хәл белән авылга кайтып егыла. Шуның икенче көнендә үк эштән дә китә.

Теләчедәге кибеттә эшләгәндә ул еш кына Шәмәрдәнгә товар ташырга йөри торган була. Шунда бер вагон яңа гына чыккан “Рекорд” телевизорлары килгән, дигән хәбәрне ишетә ул. Тиз генә шоферга дәшә дә, йөк машинасына сыйганча телевизорлар тутырып кайтыр юлга чыгалар. Көз, юллар пычрак. Сатыш тавыннан төшә башлаганда карыйлар, бер автобус юлга аркылы баскан, барып бәрелмәс өчен туктарга кирәк. Шофер тормозга баса, машина да аркылы килә, һәм шуып төшә башлый. Автобуста булган халык моны күреп ала, дәррәү йөгереп килеп машинаны әллә ничә кул тотып тора, шулай туктата алалар. Шул кешеләр булмаса болар тау кырыена килеп җитеп, янтай килеп әйләнәсе, шунда һәлак буласы булган.

Шуннан кешеләр сорый башлыйлар, нәрсә алып кайтасыз, дип. Телевизор икәнен белгәч шунда ук языла башлыйлар, Сатыш тавында ук алты телевизорның иясе табыла. Теләчегә кайтып җиткәч Вәракия апа ул телевизорларны аерым складка керттерә, беркемгә дә сатмаска куша, чөнки телевизорларның яңа гына чыккан вакыты, карап тормасаң мизгел эчендә Теләче халкы алып та бетерә.

Сәгыйть исемле егет белән тормышын бәйли Вәракия апа . Кызганыч, Сәгыйть абый күп еллар элек вафат булган, аны бу фани дөньядан яман чир алып киткән. Сәгыйть абый белән Вәракия апаның балалары да булмаган.

Хәзер Вәракия әби Теләчедә бер үзе гомер итә. Социаль яклау бүлеге хезмәткәре Сәрия ханым тәрбияләп тора аны.

Әбинең күзләре дә яхшы күрә, зиһене дә үткен, әмма үз аяклары белән йөрү аңа инде авыр, күбрәк утырып тора. Шулай да Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яши ул, “Гомер юлымны намус белән үтәргә тырыштым, кеше рәнҗетмәдем, алдашмадым, Аллаһым мине саклап килде,” дип әйтә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot