news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедәге Театраль Сабан туенда WorldSkills флагын хөрмәтләү тантанасы узды

Театраль Сабантуй 2005 елдан бирле уздырыла.

Теләчедәге Театраль Сабан туенда WorldSkills флагын хөрмәтләү тантанасы узды
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 август, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Теләчедә уза торган XII Театраль Сабан туеның ачылышында WorldSkills Kazan 2019 флагын хөрмәтләү тантанасы узды.

Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов WorldSkills флагын югары күтәреп, чарада катнашучыларны хезмәт бәйрәме белән котлады һәм якынлашып килүче Чемпионат турында искәртте.

"Бик яхшы һава торышы, бик яхшы коллективлар. Иң күп үткән Сабан туе бездәдер, чөнки Теләче халкы тырыш, уңган, булган: спортта да, мәдәнияттә дә, хезмәттә дә. Матур эшли, матур ял итә!", - диде ул.

Килгән кунакларны шулай ук Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та котлады. "Театр сезоны ачылыр алдыннан артистларыбыз шулай күңел ачарга җыела. Бәйрәм матур, күңелле булып истә калсын!" - диде ул.

  • Театраль Сабан туе 2005 елдан башлап Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры инициативасы белән барлыкка килә. Ул Татарстан Президенты ярдәме белән Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100