Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Теләчедә гармунчылар үз осталыкларын сыный
Иң өлкән ике башкаручыга - Әлмөхәммәт Насыйбуллин һәм Шугаипов Гатият абыйга - 82 яшь, ә иң кечкенә гармунчы - 8 яшьлек Мөхәмәтханов Айбулат.
(Теләче, 7 февраль, “Татар - информ”, "Теләче", Зөлфирә Ибраһимова). Иске Җөри авыл мәдәният йортында халкыбызның бөек гармунчысы Фәйзулла Туишев истәлегенә багышланган 1 нче район гармунчылар бәйгесе үтте. Әлеге музыка коралларында уйнаучы сәнгать осталары бәйгесенең максаты — гармун һәм башка халык уен коралларында башкару осталыгын пропагандалау һәм үстерү, яшьләрне музыка-уен кораллары сәнгатенә җәлеп итү. Бәйгедә тальянчылар, гармунчылар - халкыбызның 29 таланты катнашты, дип яза район газетасы.
Бәйгенең нигезләмәсенә ярашлы, һәр бәйгече өч әсәр башкарды, репертуарны ирекле рәвештә үзе сайлады.Чыгышлар аерым башкаручылар, ансамбльләр номинацияләрендә бәяләнде. Район авылларыннан җыелган иң өлкән башкаручы Олы Мишә авылыннан 83 дистәне ваклаган Әлмөхәммәт абый Насыйбуллин һәм Алан авылыннан тальянын гомере буе сердәше иткән 82 яшьлек Шугаипов Гатият абый булды. Ә иң яшь гармунчыбыз Шәдке авылыннан 8 яшьлек Мөхәмәтханов Айбулат иде.
“Әле ярый шушындый матур бәйге оештырганнар, әнә күпме гармунчы бар икән безнең районда, белми дә йөрибез” - дип көлеште гармунчылар.
“Үзем 5-6 яшьтә кулга гармун алган идем, шуннан бирле ул минем дуска әйләнде. Күңел тулса да, эч пошса да, шатлансам да, моңлансам да, кулга гармун алам. Нинди мәҗлескә чакырсалар да, култык астыма гармунымны кыстырам. Гармунсыз бәйрәм бәйрәммени инде?! Гармунга кушылып җырлавы, биюе генә дә ни тора!» -дип сүзгә кушылды Югары Мәтәскә авылыннан Мәҗит абый Каюмов.
Унҗиде яшькә кадәрге башкаручылар арасында Шәткедән Мөхәмәтханов Айбулат - өченче, Иске Җөридән Фәрхуллин Ильяс - икенче, Шәдкедән Мөхәмәтханов Айсаф беренче урынга лаек булды. Унҗиде яшьтән өлкәннәр арасында Олы Нырсыдан Зәкиев Алмаз - икенче, ә 36 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Айдар авылыннан Вәгыйзов Васыйл һәм Кече Мирәтәк авылынан Галимҗанов Фәннүр - өченче, Теләчедән Илсур Галимов - икенче, Шәдкедән Мөхәмәтханов Рафил һәм Алан авылыннан Шугаипов Гатият беренче урынны бүлештеләр. Ансамбльләр номинациясендә Үзәк авылы гармунчылары икенче, Алан гармунчылар ансамбле өченче урынга лаек булды.
Иң яхшы чыгышлар 17 нче февраль көнне район мәдәният йортында узачак Фәйзулла Туишев исемендәге республика конкурсының зона турында катнашыр дип көтелә. Әлеге финал бәйгесендә Теләче, Мамадыш, Саба, Балтач, Кукмара, Әтнә,Арча, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарыннан һәм Казаннан килгән аерым башкаручылар, ансамбльләр мәртәбәле жюри алдында имтихан тотачаклар.
Гармунчылар һәм баянчылар конкурсына кайтканда, берсе кызганыч, гармунчылар да, тамашачы да теләгәнчә күп җыелмады. Музыкаль тәнәфесләрдә Иске Җөри мәдәният йорты үзешчәннәре чыгыш ясады.Хуҗалар үзләре дә конкурс комиссиясен һәм залда утыручыларны мәдәни сәләтләре белән шаккатырды.
Ахырдан Теләче муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов бу матур бәйрәмне оештыруда катнашкан һәр кешегә, татар халкы йолаларын саклап, аларны тамашачылар игътибарына җиткергән үзешчән артистларга рәхмәтен җиткереп, кичәгә югары бәя бирде, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз