news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә “ФОРПОСТ” мәктәп отрядлары арасында спартакиадада "Теләче-1" командасы җиңде

Җиңүчеләргә Мактау грамотасы, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Теләчедә “ФОРПОСТ” мәктәп отрядлары арасында спартакиадада "Теләче-1" командасы җиңде
tulachi.ru

(Теләче, 20 март, “Татар –информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). ДОСААФның Теләче базасында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган “ФОРПОСТ” мәктәп отрядлары арасында спартакиада булып узды. Бәйгедә беренче урынга "Теләче-1", икенчегә "Теләче-2", өченче урынга Олы Мишә командасы лаек булды.

Әлеге чараның максаты балаларда патриотик кыйммәтләр һәм инанулар формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Россия армиясе сафларында хезмәт итүгә әзерлек һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалаудан гыйбарәт.

Ярышта Үзәк, Шәтке, Олы Мишә, Олы Нырсы, Иске Җөри, Алан, Теләче урта мәктәпләреннән килгән командалардан барлыгы 40 укучы катнашты. Командалар үзләрен берничә төр ярышта сынады. Бу көнне егет-кызларның юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләре һәм машина йөрү осталыгы тикшерелде.

Әлеге турда "Теләче-1" командасыннан Динар Зәкиев, "Теләче-2" командасыннан Инзилә Азамовалар призлы урын яулады. Автомат сүтеп җыюда Шәтке урта мәктәбеннән Ильданур Мөхәмәтхановка тиңнәр табылмады. Пневматик мылтыктан атуда егетләр арасында Олы Мишә урта мәктәбеннән Асаф Хуҗин, кызлар арасында өлгерлек күрсәтеп Олы Нырсы урта мәктәбененән Ильсия Хәйретдинова беренчелекне алды.

Бәйгенең иң күңелле, мавыктыргыч мизгеле урамда аркан тартышу булды. Иске Җөри командасы, составында кызлар булса да, сынатмады. Әлеге турда иң көчлеләр булып Үзәк, Олы Мишә һәм Алан-1 командасы танылды.

Җиңү яулаган укучыларны, командаларны районның “Форпост” үзәге җитәкчесе Радик Сәйфетдинов тәбрик итеп, Мактау грамотасы, истәлекле бүләкләр тапшырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100