news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә әфганчылар сугышчан дусларының каберләренә зыярат кылды

Районда Әфганчылар оешмасында бүген 42 ветеран исәптә тора.

 (Теләче, 16 февраль, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). 15 февраль – 10 елга сузылган Әфган сугышы тәмамланган көн. Күз яшьләре аша булса да, тән һәм җан яралары хакына булса да, 20 яшьлек ветераннарның чигәләрендәге чал чәчләре бәрабәренә, “кара тюльпан”дип исемләнгән самолетларга салынган 14 мең табут хисабына булса да, бу көн бәйрәм көне – сугыш беткән көн, диелә район хәбәрендә.


Әлеге сагышлы бәйрәм район мәдәният йорты каршындагы обелискка веноклар, чәчәкләр салудан башланып китте. Батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Чарада катнашкан муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин “Әфган сугышы хәтердән җуеп булмый торган вакыйга. Илебездә тынычлык булсын. Монда басып торучы егетләр матур тормышта яшәсен. Батырлар истәлегенә төрле чаралар үткәрелеп тора, алар беркайчанда онытылмас”,- диде ул.

Районда әфганчылар оешмасы эшли. Әлеге оешмада бүген 42 әфган ветераннары исәптә тора. Аларның барысы да бу көнне сугышчан дусларын искә алды. Чара барышында әфганчылар оешмасы җитәкчесе Айдар Галимҗанов: ”Сугыш тәмамланганга да 29 ел узып та киткән. Җирлегебездән 51 кешегә сугышта катнашырга туры килә. Канлы сугыш корбаннарсыз гына булмады. Якташларыбыз Илшат Хәйруллинны, Миннегали Ногумановны һәм Михаил Болтушкинны югалттык. Соңгысы турында мәгълүматлар юк, ул безнең җирлектә җирләнмәгән, туганнары белән дә элемтә юк. Әлеге якташыбыз турында да мәгълүматлар тупласак иде. Күпме әфган сугышыннан кайткан райондашларыбыз тыныч тормышта арабыздан китте. Сугышның йогынтысы булмый калмагандыр. Безнең балаларга, оныкларга сугыш афәте күрергә язмасын. Илебез күкләре аяз булсын”,-диде үз чыгышында.

Әфганчылар бу көнне дә сугышчан дусларының каберләренә зыярат кылды, диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot