news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә Әфган сугышында һәлак булган батыр егетне искә алдылар

Миннегали Ногуманов истәлегенә көрәш ярышы узды.

Теләчедә Әфган сугышында һәлак булган батыр егетне искә алдылар
tulachi.ru

(Теләче, 12 февраль “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе спортзалында, Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Ямбулат авылы егете Миннегали Ногуманов истәлегенә татарча көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Ярышларда 2001 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр катнашты.

Көн буе дәвам иткән киренке ярышта командалар беренчелегендә Олы Мәтәскә урта мәктәбе командасы җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Теләче урта мәктәбе белән Баландыш төп мәктәбе укучылары бүлеште. Дүртенче урында - Шәдке урта мәктәбе командасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot