news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә эшче һөнәрләр буенча бәйге үткәрелде

Укучылар “Пешекче-кондитер”, "Татар ашлары пешекчесе”, чәчтараш сәнгате, тегү эше һәм башка юнәлешләр буенча көч сынашты.

Теләчедә эшче һөнәрләр буенча бәйге үткәрелде
tulachi.ru

(Теләче, 25 апрель, “Татар –информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Татарстанда игълан ителгән Эшче һөнәрләр елы кысаларында Теләче урта мәктәбе базасында район буенча “WorldSkills Tuliachi Junior-2019” бәйгесе үткәрелде. Район мәктәбеннән килгән 5-11 сыйныф укучылары үзләренең осталыкларын күрсәтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйге тантаналы шартларда башланып китте. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова: “Укучылар без дә сезнең белән дулкынланабыз. Үз һөнәрегезнең чын остасы булыгыз, белемле булыгыз. Ярыш барышында яхшы көндәшлек хөкем сөрсен”, - диде ул.

Районның эш һәм мәшгүльлек үзәге җитәкчесе Айдар Галимҗанов исә укучыларны җәйге каникул вакытында ял итәргә генә түгел, эшкә урнашып акча эшләргә дә чакырды. 

WorldSkillsTuliachiJunior бәйгесендә катнашучы укучылар хезмәт күрсәтү өлкәсендә “Пешекче-кондитер”, "Татар ашлары пешекчесе”, чәчтараш сәнгате, тегү эше һәм башка юнәлешләр буенча көч сынашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100