Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә “Экстремистлыкка - юк!” декадасы бара
Иске Җөри урта мәктәбе укучылары тыныч яшәү яклы.
(Теләче, 14 сентябрь, “Татар –информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Милләтара һәм конфессиональ килешүне ныгыту, терроризм һәм экстремистлыкны кисәтү, социаль, этник һәм конфессиональ конфликтларны булдырмау, шулай ук, халыкта террор һәм экстремистик рухтагы идеологияләргә кискен каршылыклы фикер формалаштыру максатыннан районда “Экстремистлыкка - юк!” декадасы бара, - дип хәбәр итә район басмасы.
Шул максаттан, Иске Җөри урта мәктәбе укучылары белән очрашуга районның “Форпост” җитәкчесе Радик Сәйфетдинов, район имам- мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, балалар арасында хокук бозуларны кисәтү инспекторы Фәннүр Шакиров, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Миләүшә Ханафиева килде. Башлангыч сыйныфта укучылар “Куркынычсыз интернет”, - дигән темага мультфильмнар карады.
Югары сыйныф укучылары өчен “Нәрсә ул –экстремизм?” дигән темага сөйләшү узды. Инспектор Фәннүр Шакиров укучыларны таныш булмаган, шикле сайтларга кермәскә өндәде. “Тиеш булмаган сайтларда утыру тормышыгызны җимерергә, сезгә бик кыйммәткә төшәргә мөмкин.16 яшьтән җинаять җаваплыгына тарту каралган. Мәктәпкә шикле әйберләр куелган дип ялганлап шалтырудан да сак булыгыз”, - диде ул үз чыгышында.
Очрашуда катнашкан Радик Сәйфетдинов яшьләргә төрле канунсыз формаль булмаган берләшмәләр, сайтлар барлыгы, аларга кушылырга ярамаганлыгын тагын бер кат исләренә төшерде һәм моның өчен нинди җәзалар каралганын чагылдырган видеоролик белән таныштырды.
Исмәгыйль хәзрәт үзенең фикерләрен төрле хәдисләр белән бәйләп сөйләде. “Илдәге тыныч тормышны бетерү кем өчендер отышлы, без моңа бирелмәскә тиеш. Интернет та ике яклы, аның зыяны да, яхшы ягы да бар. Акыллы булырга кирәк. Диндәге экстремизм белемсезлектән килеп чыга. Тырышыйк, укыйк, гыйлемле булыйк”,- диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз