news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә экстеремизмга каршы чаралар үткәрелә

“Батыр” спорт комплексында егетләрләр футбол уйнады.

(Теләче, 22 cентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). 2005 елдан башлап, 3 сентябрьдә Россиядә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шунлыктан, сентябрь “Экстремизмга – юк!" айлыгы буларак уздырыла. Әлеге уңайдан районда байтак чаралар уза дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

“Терроризим - экстремизмга юк” айлыгы кысаларында район мәктәпләре арасында Алан, Үзәк, Олы Нырсы һәм Олы Кибәхуҗа авылы зоналарында мини- футбол уеннары узды. Без спортны сайлыйбыз”! дигән девиз астында бәйгедә җиңгән командалар 22 сентябрь көнне “Батыр” спорт комплексында футбол уйнады.

“Батыр” спорт комплексы җитәкчесе Динар Сәетов: “Спортны яратыгыз, күпчелек вакытыгызны безнең комплекста үткәрсәгез, вакытыгыз файдалы да, күңелле дә үтәр”,- диде. Әлеге бәйгедә Теләче урта мәктәбе командаларына тиңнәр булмады. Кечкенәләр, олылар төркеме арасында иң җитезләре әлеге мәктәп командалары булып чыкты. Бәйгедә җиңү яулаган командаларга махсус магнитиклар бүләк ителде. Чарада катнашучылар бу көнне экстремизм һәм терроризм белән көрәшүнең төп ысуллары турында мәгълүмат тә алды. “Экстремизмга – юк!” айлыгы төгәлләнгәч тә, район халкы арасында экстремизмны булдырмау буенча профилактик һәм оештыру эшләре көндәлек режимда дәвам итәчәк диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot