Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә егетләрне армия сафларына озаттылар
Районыннан быел көзге чакырылышта 15 егет туган илен сакларга китә.
(Теләче, 31 октябрь, “Татар–информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы егетләрен тантаналы шартларда армия сафларына озаттылар. Китапханәдә оештырылган чарага көзге чакырылышта армия сафларына алыначак 15 егет чакырулы иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Ризидә Дәүлиева ачып җибәрде һәм төпле киңәшләрен җиткерде.
Егетләрне армия сафларына озатырга килгән район ветераннар Советы рәисе урынбасары Сәлман Гильмиев, “Юнармия” җитәкчесе Рәсип Гатиятов, РОСТО (ДОСААФ) оешмасы җитәкчесе Рәис Нуретдиновлар килде.
Район үзәк китапханәсе армия сафларына киткән егетләр белән хатлар аша һәрдаим элемтәдә тора. Бу инде матур гадәткә керде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз