Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә Донор көне узды
Быел районнан 71 кеше кан тапшырды, узган елны бу сан 61 булган.
(Теләче, 18 август, “Татар-информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләчедә Донор көне узды. Быел районнан 71 кеше кан тапшырды, узган елны бу сан 61 булган.Республиканың кан алу мобиль станциясе хезмәткәрләре иртәдән теләчелеләрдән кан алды.
Башкаларның сәламәтлегенә битараф булмаган райондашларыбыз, кан бирү мобиль кан станциясе ачылганчы ук килеп басты. Машина янында озын чират барлыкка килде. Килдем дә, тиз генә кан тапшырып киттем дигән сүз түгел. Чиратсыз сине берәү дә кертергә ашкынып тормый. Һәр кеше ашыга. Ул арада этеш-төртеш тә булып ала.Үзең турында персональ мәгълүмат тутырып, чиратың җиткәч, кан бирү мобиль станциясендә донорлар белгечләр тарафыннан җентекләп тикшерелә. Лабораториядә алдан ук канның төркеме һәм күрсәткечләре билгеләнә. Кан басымы игътибар белән тикшерелә. Донорга карта ачыла. Барлык күрсәткечләрне караганнан соң гына, трансфузиолог-табиб Андрей Федотов кан бирергә ярый дип имзасын куя. Шуның кадәр вакыт сарыф итеп, табиб: “Сина кан бирергә ярамый дисә - кәеф төшә билгеле". Күпләрнең: ”Барысы да яхшы булсын, исән-сау канны тапшырып китәргә язсын”, - дип борчылуларын аңларга була. Үзләрен яхшы хис иткәннәр һәм анализлары яхшы булганнар гына кан тапшыру процедурасын үтә алды дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Кан тапшыручыга 18 яшь тулуы донор булу өчен мөһим шартларның берсе. Авырлык 50 килограммнан ким булган очракта, ВИЧ-инфекция, сифилис, вируслы гепатит, туберкулез һәм башка авырулар булганда донор булу рөхсәт ителми.
Кан бирүнең зыяны турында төрле фикерләр бар. Аларны кан алу станциясе трансфузиолог-табибы Андрей Федотов кире кага. “Кан бирү файдалы. Ул организмның кан ясалу функциясен активлаштыра, бу исә иммунитетны ныгыта. Шуңа күрә бу процедураның файда китерүендә шикләнергә кирәкми”.
Теләчелеләрнең күпләп кан тапшырырга килүләре кан салу станциясе хезмәткәрләрен дә сокландырды. Алар донорларның һәммәсенә дә рәхмәтле. Кан тапшырырга килүчеләр арасында өлкәннәр, яшьләр, район үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре дә күп иде.
Кан теләсә кемгә, теләсә кайчан кирәк булырга мөмкин. Кайчакта, үзеңнең яки якын туганнарыңның гомерен саклап калуның бердәнбер ысулы бу. Үзебезнең район хастаханәсендә дә кан һәм аның компонентлары авыруга ярдәм итү өчен еш кулланыла. Аларны шул кан алу станциясеннән соратып алалар. Быел районнан 71 кеше кан тапшырды, узган елны бу сан 61 булган. Донорлар тапшырган 34 литр кан авыр хәлдәгеләрне дәвалау өчен кулланылачак диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз