news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә Дәүләт Думасы депутаты районда яшәүчеләрне кабул итте

Дәүләт Думасы депутаты Борис Минделевич халык җыенында да катнашты.

Теләчедә Дәүләт Думасы депутаты районда яшәүчеләрне кабул итте
tulachi.ru/

(Теләче, 30 гыйнвар, “Татар –информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләчегә эш сәфәре белән җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты  Борис Минделевич килде. бу турыда район газетасы яза.

Ул "Батыр" спорт комплексында район халкын кабул итте. Район кешеләре үзләре хәл итә алмаган сораулар белән депутатка мөрәҗәгать итте. Район халкының һәр биргән соравы язып алынды. Якын арада алар өйрәнеп, җавап кайтарылачак.

Эшлекле сәфәре барышында депутат район үзәк хастәханәсендә булып, анда эшләүче табиблар белән аралашты. Балалар табибы Рәшидә Исмәгыйлевадан әти-әниләрнең балаларга прививка ясатуга карашлары белән кызыксынды. Ашыгыч ярдәм бүлегендә эшнең ни дәрәҗәдә оештырылуын карады.

Шулай ук узи табибы Ирина Рачковадан тикшеренү узу өчен медицина аппратларының ни дәрәҗәдә заман таләпләренә туры килүен сорашты. Ренимация табибы Данис Тоштимеров “Авыру янына якыннары керү ни дәрәҗәдә оештырылган, рөхсәт итәсезме, бу уңайдан кыенлыклар килеп чыкканы юкмы, - дип сорады.

Дәүләт Думасы депутаты  Борис Минделевич район үзәк хастаханәсендә эшнең оештырылуыннан канәгать калды. Соңыннан, ул “Теләче -Арена”, “Батыр” спорт комплексында, Нырсы авыл җирлегендә узган халык җыенында катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot