news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә “Без һөнәребез белән горурланабыз” дип исемләнгән зур концерт узды

Бәйге формасында узган тамашаны берсеннән-берсе матур концерт номерлары тулыландырды.

(Теләче, 11 апрель,  "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан “Без һөнәребез белән горурланабыз” дип исемләнгән зур концерт булып үтте, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Тамашачылар күңелендә ул яңа форматтагы, кабатланмас тамаша буларак истә калгандыр. Бу хакта мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан мәдәниятчеләребезне һөнәри бәйрәмнәре белән котларга һәм хезмәт алдынгыларын бүләкләргә сәхнәгә күтәрелгән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов та ассызыклап узды.

Моннан тыш, ул ел дәвамында нәтиҗәле хезмәт куйганнары өчен аларга рәхмәт белдерергә дә онытмады. Районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу тантаналарына әзерлек эшләре һәм аны лаеклы итеп үткәрү генә дә ни тора! Моңа әле авылларыбызда, Теләчедә, Казанда һәм милләттәшләребез күпләп яшәгән төбәкләрдә узучы Сабантуйлар да, район күләмендә үткәрелгән бер-берсен кабатламый торган, төрледән-төрле фестивальләр дә өстәлә. Шулай ук бу көнне әлегедәй кадер-хөрмәт сүзләрен мәдәният өлкәсендә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннарыбыз да ишетте. Үзләренә чәчәкләр бүләк ителде.

Бәйге формасында узган тамашаны берсеннән-берсе матур концерт номерлары тулыландырды. Сәхнәдәге илаһи матурлыкны, төсләр балкышын, гаҗәеп манзараны сөйләп кенә һәм язып кына аңлатып бетрерлек түгел, аны үзең күрергә кирәк иде, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot