Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә беренче сыйныфка баручыларга бәйрәм ясадылар
Быел беренче сыйныфка 136 бала барачак.
(Теләче, 19 август, “Татар-информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова ) “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит”! – республикада дистә ел дәвамында шундый исемдә хәйрия акциясе уза. Ул 1 сентябрьгә баручы барлык беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен бәйрәм булып үткәрелә. 17 август көнне район мәдәният йортында шундый зур бәйрәм чарасы узды, дип яза район газетасы.
Быел районда парта артларына беренче тапкыр 136 бала утырачак. Аларның шактые уку елы алдыннан матди ярдәмгә мохтаҗ. Бу- аз тәмин ителгән күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче инвалид ата- аналарның, эшсезләрнең балалары. Быел акцияне оештыручылар тарафыннан балаларга мәктәп-кирәк яраклары тутырылган букчаларны ТР юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тапшырды. Район башлыгы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” дип исемләнгән акциянең матур традицияга керүен билгеләп узды. Беренче сыйныфка баручы укучыларның яхшы билгеләргә генә укуларын теләде.
Бу көнне район сәхнәсендә БДИ югары балл җыйган укучылар аларның мөгаллимнәре һәм фән олимпиадаларында катнашып югары уңышларга ирешкән егет-кызлар, аларның остазлары да бүләкләнде. Укуда үрнәк укучыларны, районыбызның мөгаллимнәрен министр Ленар Сафин да тәбрикләде. Ул аларның тагын да югары уңышларга ирешүен теләде диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз