news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә беренче сыйныфка баручы 85 укучыга портфель тапшырдылар

Хәйрия акциясендә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре  республиканың Теләче районында беренче сыйныфка баручы 85 балага портфель тапшырды. Бу чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында узды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тантаналы чара Теләче авылының үзәк паркында узды. Булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләрне транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин тапшырды», диелә хәбәрдә.

Мәктәп портфельләренә кирәкле канцелярия кирәк-яраклары тутырылган. Аерым алганда, аларда дәфтәр, пластилин, фломастер, линейка, төсле карандаш, гуаш, пумала, төсле кәгазь, балалар иҗаты өчен җыелма һәм уку өчен кирәкле башка әйберләр бар. Һәр рюкзакка «STOP» яктылык кайтаручы билгесе беркетелгән.

Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясенә теләктәшлек күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100