Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә бер төркем композиторлар булып китте
Очрашулар балаларга музыка аша милли тәрбия, классик сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан башкарыла.
(Теләче, 5 май, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районыСәнгать мәктәбендә”Татарстан композиторлары – балаларга!” проекты кысаларында Россия һәм Татарстан Республикасының Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин җитәкчелегендә бертөркем композиторлар, сәнгать эшлеклеләре булып китте. Алар арасында танылган композитор Илһам Байтирәк, танылган музыкант Екатерина Коврикова, республикабызның композиторлар берлеге рәисе урынбарсары, мәгълүм проектны оештыручы Альмира Касьянованы күрергә мөмкин инде. Алар өч ел дәвамында республикабыз шәһәрләрендә һәм районнарында шундый 35 очрашу үткәреп өлгергән инде дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Рәшит Кәлимуллин өйтүенчә, әлеге проект республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә балаларга музыка аша милли тәрбия, классик сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан башкарыла. Президент белдергәнчә, авыл җирлегендә дә мәдәният йортларында, клубларда, сәнгать мәктәпләрендә мәдәни тормыш кайнап торырга тиеш. “Шунысы сөенечле, авыл җирлегендә дә балалар сәнгатькә теләп тартыла. Үзегез дә күрдегез, алар актив, сорауларның берсен дә җавапсыз калдырмадылар. Һәм һәркайсы дөньяны үзенчә аңлый, үзенчә фикер йөртә. Бу шулай булырга тиеш тә! Очрашулар вакытында без балаларны татар милли музыкасы үрнәкләре, классик композиторларның әсәрләре белән таныштырырга тырышабыз,” – ди районыбыз кунагы Рәшит Кәлимуллин. Соңыннан ул район Сәнгать мәктәбе китапханәсенә татар милли музыкасы һәм аның тарихына багышланган китаплар бүләк итте. Китапларны мәктәп директоры Наилә Галимҗанова кабул итеп алды, диелә район хәбәрендә.
.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз