Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә “Балкыш” фестивале башланды
Аларның чыгышын район ветераннар Советы рәисе урынбасары Сәлмән Гилмиев җитәкчелегендәге махсус комиссия бәяләде.
(Теләче, 27 март, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова), Олы Кибәхуҗа мәдәният йортында ветераннар арасында “Балкыш” фестиваленең сайлап алу туры башланып китте. Бу көнне Югары Кибәхуҗа һәм Кече Кибәхуҗа авылы җирлеге өлкәннәре сәхнә тотты. Аларның чыгышын район ветераннар Советы рәисе урынбасары Сәлмән Гилмиев җитәкчелегендәге махсус комиссия бәяләде, дип хәбәр ителә район газетасында.
Елдан – ел әлеге сәнгать бәйгесе өлкән яшьтәге райондашлар арасында популярлык казана бара. Яңа талантлар ачыла. Иң элек Югары Кибәхуҗа җирлегендә яшәүчеләр үзләренең җырга, нәфис сүзгә осталыгын күрсәтте. Конкурсантлар сәхнәдә берсен – берсе алмаштырып кына тордылар. Максабаш авылыннан Раилә Сәлимҗанова җырлады да, күләмле шигырьне дә сөйләде.
Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты җитәкчесе Фәнил Минекәев:
- “Балкыш” фестивале иң уңышлы проектларның берсе. Авылларда өлкән яшьтәгеләр катнашында фольклор, вокал төркемнәре матур гына эшләп килә. Ветераннарга үзләрен сынарга менә дигән мөмкинлек.
Кече Кибәхуҗа авылы җирлегеннән бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр аеруча күп иде. Җирлектә өлкәннәрдән хор да оештырып җибәргәннәр. Ак яулыклы, милли кием кигән, мөлеем йөзле өлкән яшьтәгеләр бары соклану гына уятты. Фәймә Закирова моряк, татар халык биюләрен, Раилә Заһирова “Ана бәйрәме” дигән шигырен сөйләп, Наилә Мөхәммәдиева үзенең яраткан җырларын башкарып тамашачыларның көчле алкышларына ия булды. Быелгы фестивальдә үзен сынаган Земфира Гыймадиевадан башка авылда бер генә чара, концертта узмый икән. Авылдашлары аның турында унын чынын бергә кушып, “Туганнан бирле сәхнәдә”,- диделәр.
Җирлекнең ветераннар Советы рәисе булган Нәсимә Рәхмәтуллина бәйгедә берничә тапкыр чыгыш ясады. “Башта кеше җыю авырак булса да, җыелгач, бик тиз әзерләндек. Программаны да бергәләшеп төзедек. Мондый фестивальләрнең киләчәге бар дип уйлыйм. Катнашучыларга рәхмәт, булдырдылар”, - диде ул.
Бәйгедә катнашучыларның һәрберсе тиешле югарылыкта әзерләнгән иде. Кала артистларыннан ким чыгыш ясамадылар. Катнашучыларның кайберләре хәттә икешәр, өчәр номер белән чыгыш ясады, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз