news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә балаларга өстәмә белем бирү буенча республика конкурсының зона этабы узды

Бәйге җиңүчеләре ачыкланды.

Теләчедә балаларга өстәмә белем бирү буенча республика конкурсының зона этабы узды
tulachi.ru/

(Теләче, 23 февраль “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы мәдәният йортында "Балаларга өстәмә белем бирү һәм тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы һөнәри осталык” республика конкурсының зона этабы узды. Зона этабына Биектау, Саба, Питрәч, Теләче районнарыннан 21 педагог чакырулы иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Конкурсның зона этабында район конкурсларының җиңүчеләре көч сынашты. Бәйге тантаналы шартларда башланып китте. Педагогларны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов сәламләде.

Балаларга өстәмә белем бирү һәм тәрбия бирү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри осталык буенча “Кеше тәрбияләргә” республика конкурсының зона этабы нәтиҗәләре буенча педагог-оештыручылар арасында беренче урынны Теләче урта мәктәбенең педагог - оештыручысы Алсу Җиһаншина, өченче урынны Үзәк урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Зөлфирә Алексеева яулады.

Сыйныф җитәкчеләре арасында икенче урынга Олы Нырсы урта мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Рем Фадеев чыкты. “Педагог-психологлар” арасында беренче урынга Теләченең беренче балалар бакчасы педагог - психологы Фәридә Хәбирова, өченче урынга Теләченең икенче номерлы балалар бакчасы педагог-психологы Гөлшат Зиннәтова лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot