Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә балалар әдәплелек сыйфатлары турында сөйләштеләр
Теләчедә “Әдәплелек көне” акциясе узды.
(Теләче, 25 июль, “Татар–информ”, "Теләче", Елена Сафина). Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында "Әдәплелек көне" дигән акция узды. Көн дәвамында, балалар белән төрле уеннар уйнаганда, коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы тәрбияләнде, диелә район хәбәрендә.
Балалар “Мин – әдәпле кеше” дип аталган әңгәмә, С.Я.Маршакның “Әгәр дә сез әдәпле икән” шигыре ярдәмендә әдәпле кеше нинди сыйфатларга ия булуы турындагы белемнәрен тагын бер кат ныгытты. Үткәрелгән чараларның тәрбияви әһәмияте бик зур, чөнки алар балаларны кече яшьтән үк бер-берсенә карата ярдәмчел булырга, олыларга карата мәрхәмәтле, дус-тату уйнарга, кечкенәләрне кыерсытмаска өйрәттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз