Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә балалар бакчаларында “Агрокласс” проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды
Балалар агроном, тракторчы, комбайнчы, фермер кебек һөнәрләр белән яхшы таныш булуларын күрсәтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Теләче, 25 декабрь, “Татар–информ”, "Теләче"). Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе берничә ел элек “Агрокласс” проектын башлап җибәрде. Ул балалар бакчасындагы сабыйларны, мәктәп укучыларын авыл хуҗалыгы тормышы белән таныштыруга юнәлтелгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлеге юнәлеш буенча эшне 2015 елда Теләче авылының беренче номерлы балалар бакчасы башлап җибәрде. 2017 елдан исә, Теләченең “Аленушка” балалар бакчасы, Теләче урта мәктәбе республика күләмендә база мәйданчыгы булып санала.
Балалар бакчасына“Агрокласс” проектын тормышка ашыру өчен фермерлык хуҗалыгын чагылдырган, ферма һәм кыр, бакча- яшелчәчелекне күзалларга ярдәм итүче макетлар, ә Теләче урта мәктәбе укучыларына “Агрокласс”лар буенча махсус папкага тупланган таратма мәгълүматлар таратылды.
Теләченең икенче номерлы бакчасында, педагоглар катнашында "Гомуми белем бирүнең төрле этапларындагы бәйләнешне тәэмин итүче “Агрокласс” проекты нигезендә белем бирү процессын модернизацияләү” дигән темага семинар узды.
Семинарда катнашучылар “Агрокласс” проекты кысаларында районның балалар бакчалары коллективы эшләгән макетлар, эш юнәлешләре белән якыннан танышты. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашында “Дөньяда һөнәрләр бик күп” дип исемләнгән ачык дәресне, “Безнең яңа дус” дип исемләнгән инглиз телендәге чараны карадылар. Балалар агроном, тракторчы, комбайнчы, фермер кебек һөнәрләр белән яхшы таныш булуларын күрсәтте.
Казан кунагы Диләрә Шувалова районда “Агрокласс” проекты буенча эшнең яхшы оештырылганына басым ясады һәм әлеге өлкә буенча нинди грантлар алып булуы, республика бәйгеләре белән таныштырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз