Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә балалар бакчалары мөдирләре өчен семинар узды
Федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыруда бакча җитәкчесенең оештыру эшчәнлеге йогынты ясый.
(Теләче, 8 апрель, "Татар-информ", "Теләче", Елена Сафина). Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында балалар бакчалары мөдирләре өчен “Мәктәпкәчә федераль дәүләт белем бирү стандартын тормышка ашыру шартларында балалар бакчасы җитәкчесенең оештыру эшчәнлеге” дигән темага семинар булып үтте, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Семинарда бакча мөдирләре, өлкән тәрбиячеләр катнашты. Семинарда сүз балалар бакчаларында федераль дәүләт белем стандартын тормышка ашыру шартларында балалар бакчасы җитәкчесе тарафыннан эшне оештыру алымнары турында барды. Семинарда Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче өлкән төркем балалары катнашында “Шатлык” бию төркеме чыгышы һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән танып-белү һәм физик үсеш буенча ачык шөгыльләр күрсәтелде.
Шөгыльләрне педагог-психолог һәм физик тәрбия буенча тәрбияче үткәрде.Чарадан соң тема буенча фикер алышулар дәвам итте, алга таба эшчәнлек өчен максатлар билгеләнде, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз