news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә бакча балалары йөгерергә чыкты

Йөгерештә алдынгы урыннар алганнарга медальләр тапшырылды.

(Теләче, 15 cентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Ания Нуруллина).  Балаларны кече яшьтән спорт белән шөгыльлләнеп, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, үстерү, чыныктыру максатыннан 14 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы бакчасында «Көзге кросс” үткәрелде, дип яза җирле басма.

Әлеге спорт ярышында катнашучылар, бакча тирәли йөгереп, җитезлектә көч сынашты. 2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, хезмәткәрләр йөгерештә теләп катнаштылар. Җанатарлар тәрбиячеләр белән берлектә һәр йөгерешчегә көч биреп торды. Йөгерештә алдынгы урыннар алганнарга медальләр тапшырылды, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot