news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә бадминтон буенча республика беренчелеге узды

Ярышта барлыгы 126 яшь спортчы көч сынашты.

(Теләче, 14 ноябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигмәтҗанов). Теләченең “Батыр” спорт комплексында 2003 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге, 2003 елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында бадминтон буенча республика беренчелегенең төньяк-көнбатыш лигасы ярышлары булып узды, дип яза җирле басма.

Анда Әтнә, Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Питрәч һәм Теләче районнары командалары катнашты. Ярышта барлыгы 126 яшь спортчы көч сынашты. Гадәттәгечә, ярышлар ялгыз, парлы һәм катнаш төрләр буенча узды. Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагоглары Алмаз Җаббаров белән Әсгать Нәҗметдинов хәзерләгән, составын 2003 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге кызлар һәм малайлар тәшкил иткән командабыз өченче урынга лаек булды.

Команда составы: Алмазия Котдусова, Альмир Гарипов, Марсель Зәйнуллин, Алмаз Гайнетдинов, Әдилә Гарипова һәм Альбина Сафиналар. Шулай әлеге ярышта 2002 елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтә булган кызлар һәм егетләр дә өченче урынга лаек булдылар. Алар: Гүзәл Гарипова, Зөлфәт Нәҗипов, Алисә Шакирова, Адель Җаббаров, Резеда Йосыпова һәм Алмаз Җаббаровлар, диелә район басмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100