news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә авыл җыеннары башланып китте

Халык белән очрашуда “Фортекс” ширкәте җитәкчесе Рәүф Галләмов та катнашты.

(Теләче, 2 февраль, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы Шәтке авылында халык җыены узды. Җыен авыл үзешчәннәре катнашында концерт программасы белән башланып китте, диелә район хәбәрендә.

Гадәттәгечә, узган елга нәтиҗәне җирлек башлыгы Фәрит Кадыйров ясады. Эшләгән эшләре һәркемнең күз алдында. Ул чыгышындагы һәр санны анализләп, дәлилләп барды.

Алдагы елларда узган авыл җыенында, Шәткелеләр юлсызлыктан интегүләре, яңа балалар бакчасы төзү зарурлыгы, мәдәният йортына, җирлек бинасына капиталь ремонт кирәклеге һәм башкалар хакында күтәреп чыккан иде. Бу вакытларда муниципаль район башлыгы авыл халкына: “Сабыр итегез, планга кертербез, акрынлап эшләрбез”, - дип вәгъдә биргән иде. Бүген Шәтке авылын танып булмый. Мәдәният йорты күзне иркәли, барлык социаль объектлар да яңартылган, күбесе яңа төзелгән. Шунлыктан, авыл халкының зары бу юлы бөтенләй булмады. Чыгыш ясаучылар район башлыгына, республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен генә җиткерделәр. 

Халык белән очрашуда “Фортекс” ширкәте җитәкчесе Рәүф Галләмов та катнашты. Алар Шәтке авылында урнашкан хуҗалыкны үз канатлары астына алды. “Агролак” ширкәте хәзер заман белән бергә атлый. Терлек торакларына капиталь ремонт ясалды, терлек асрау өчен яңа биналар төзелә. Авыл халкының йөрәгенә тигән, вакытында хезмәт хакы түләү проблемасы да хәл ителгән. Декабрь аена биредә эшләүчеләр үзләренә тиешле хезмәт хакын алган. Уртача хезмәт хакы 19 мең 480 сумны тәшкил итә. “Фортекс” ширкәте җитәкчесе Рәүф Галләмов : “Шәтке авылында шартлар яхшы якка үзгәрде. Хуҗалыкны алганда безнең төп максат, аны төзекләндерү иде. Без моңа ирештек. Күрсәткечләрне тагын да арттырып була. Киләчәктә кадрлар булмаса, бернишләп булмый. Шунлыктан, балага туган якка мәхәббәт тәрбияләү кирәк. Укып бетергәч, кирәкле белгеч булып туган авылына кайтсын. Киләчәктә автоматлаштырылган терлек торакларында кем эшләр? Барлык проблема да кадрлар мәсьәләсенә килеп бәйләнә. Ширкәттә эшләүче хезмәткәрләрнең яше бара”,- диде. Аның фикерен муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов та дәвам итте.

-Авыл көчле. Үзенең күптәнге тарихы бар. Шәтке җирлеге нәрсәгә лаек, барсын да булдырырга тырыштык. Матур урында урнашкан, юллар бар, яшәргә, эшләргә шартлар яхшы. Яшь белгечләр кирәк, моның өчен яхшы эш урыннары булдырырга кирәк. Яшьләрне авылга тартырга тырышырга кирәк. Ун елдан соң, яшьләр булмаса, ни булыр?
Авыл җыенында чыгыш ясаучылар үз өлкәләре буенча әйткәннәрен фактлар белән дәлилләп барды. Шәтке авыл җирлеге буенча җаваплы полиция участогы Рәмис Шәрәфиев әйтүенчә, Шәтке авылында 2017 елда бер җинаять теркәлгән, әлеге җинаять эше бүгенге көнгә кадәр ачылмаган. Аның чыгышыннан күренгәнчә, авыл җирлеге идарәсе белән берлектә ел дәвамында берничә мәртәбә исерек хәлдә тоткарланган гражданнар белән кисәтү чаралары үткәрелеп, алар исәпкә куелган. Бүген Шәтке авыл җирлеге буенча 9 кеше исәптә тора икән.

Җыен ахрында Шәтке авыл җирлеге башлыгы һәр эштә үзенә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт белдереп, иң активларына истәлек бүләкләре тапшырды, диелгән район басмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100