news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә авыл районнары арасында волейбол буенча республика беренчелеге булды

Ике көн дәвамында барган киеренке көрәштә Чирмешән районы командасы җиңүче булды.

(Теләче, 9 ноябрь, “Татар–информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов). “Батыр” спорт комплексында ТР муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча авыл районнары арасында республика беренчелеге булып үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда муниципаль хезмәткәрләрдән торган 11 команда көч сынашты.

Аны ачу тантанасында ТР волейбол федерациясенең Башкарма директоры Мансур Кәримов, аның ярдәмчеләре һәм ТР муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасының баш сәркатибе Илгиз Габбасов катнашты.

Ике көн дәвамында барган киеренке көрәштә Чирмешән районы командасы җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарны Югары Ослан командасы белән Чүпрәле районы хезмәткәрләре яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot