news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә авыл кооперацияләре оештыру темасына эшлекле сөйләшү узды

Киңәшмә барышында сорауларга җаваплар гына түгел, каршылыклы фикерләр дә яңгырады.

(Теләче, 28 март, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләчедә район башлыгы Илдус Зарипов, Казан кооператив институты ректоры Илдар Нарсетдинов, авыл җирлекләре башлыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында авылда кооперацияләр оештыру темасына эшлекле сөйләшү узды, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Бүген авыл кешесе хуҗалыгында җитештергән итен, сөтен, бакчасында үстергән яшелчәсен лаеклы бәядән сата алмый интегә. Саткан очракта да арзан бәягә алып сатарларга биреп җибәрә ул аны. Тегеләре исә авыл кешесенең мең мәшәкать белән үстергән, җитештергән продукциясен дүрт-биш бәягә арттырып, базарга яисә кибет киштәләренә чыгара. Бүген әлеге  гаделсезлеккә ничек чик куярга?

- Әлбәттә, кооперация! – диештеләр район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре бинасында узган очрашуда катнашучылар.

Әңгәмә барышында Казан кооператив институты ректоры Илдар Насретдинов, әлеге юнәлештә белем бирүче уку йорты җитәкчесе буларак, белемле меңне егар дигән мәгълүм шигарьне искә алып, теләге булган теләчелеләрне укытачакларын белдерде.

Очрашу бик киеренке узды, сораулар белән җавапларга гына түгел, каршылыклы фикерләргә дә бай булды.

Бу уңайдан аеруча район фермерлары активлык күрсәтте. Бүген аларның саны кырыктан артып китә. Районда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең ун процентын алар өлешенә туры килә, диелә район хәбәрендә.

Очрашу азагында район башлыгы Илдус Зарипов фермерларны бердәмлеккә чакырып: “Сез бик зур көч. Әмма безгә берләшергә кирәк”, - дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot