Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә авыл хуҗалыгы министры катнашында терлекчелек буенча зона киңәшмәсе булды
Киңәшмәдә җиде районнан зооветеринария белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.
(Теләче, 27 апрель, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Кичә Теләче районы Шәтке авылында эшләп килүче җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте базасында терлекләрне кышлату һәм җәйге чорда аларны көтүлекләргә чыгару мәсьәләләрен яктырткан зона киңәшмәсе булып узды, дип хәбәр ителә “Теләче” сайтында.
Чарада Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Балык Бистәсе, Лаеш, Мамадыш Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты. Әлеге районнарда терлекчелек өлкәсендә кышлату чорында башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясалды, җәйге көннәргә планнар корылды.
Чара ахырында киңәшмәдә катнашучылар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов очрашты һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз