Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә алдынгы почта хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
2018 елның беренче еллыгына “Теләче газетасын яздыруда актив катнашучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
(Теләче, 8 февраль, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Кичә “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгенә районның иң алдынгы хат, газета –журнал ташучылары җыелды. 2018 елның беренче еллыгына “Теләче газетасын яздыруда актив катнашкан Теләче авылыннан Ләйсән Мәүләвиева, Алан район газетасында.
Гөлфинур Нигъматзянова бөтен гомерен почта хезмәтенә багышлаган дисәң дә ялгыш булмас. 10 сыйныфны тәмамлауга туган авылында газета - журнал тарата башлый. Шуннан соң, 31 ел вакыт үтеп тә киткән. Хезмәтен яратып башкаручы ханым: “Хезмәт җиңел түгел, авыл халкы белән аңлашып, эшлибез, аларга рәхмәттән башка сүз юк. Эшли башлаган чорда газет таратырга икешәр тапкыр чыктым, бер сумкага гына газет – журналлар сыеп бетмәде. Мәктәптә һәр бала журнал алды. Мине күрүгә сөенеп, урап алалар иде. Хәзер газет алдыручылар саны кимрәк”, - диде ул хәтер йомгагын сүтеп.
Алан авылыннан Сания Габделвәлиева исә, почта хезмәтенә керешкәнче, 23 ел кибеттә сату итә. Райпо системасы беткәч, почтага керә. Кибеттә халык белән эшләгәнлектән, әлеге өлкәнең бар нечкәлекләренә төшенергә аңа кыен булмый. Хезмәтен яратып, күңел биреп башкара. Теләчедән Ләйсән Мәүләвиева, күңеленә якынрак булган почта хезмәтенә, 2008 елда килә. Үз участогындагы һәр йортка берничә тапкыр керүче Ләйсән, бүгенге авыр заманда әбүнәчеләрен саклап кала. “250 йортка кереп газет –журнал таратам. Һәр кешедә төрле характер, аңлашып эшләргә тырышабыз”, - ди ул.
-Ел саен хат–ташучылар белән очрашу матур гадәткә керде. Барлык хат ташучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең белән алга таба да аңлашып эшләргә язсын, - диде җиңүчеләрне котлап, “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хузин.
Хат ташучыларны бүләкләү тантанасында катнашкан Саба һәм Теләче раонара почта бүлеге җитәкчесе Фәнил Ильясов бүгенге почта системасындагы яңалыклар, үзгәрешләр хакында таныштырып узды. Почта хезмәткәрләренә үзенең рәхмәтен җиткерде, алдагы эшләрендә уңышлар теләде ,диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз