news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә алдынгы хат ташучыларны бүләкләделәр

2018 елның икенче яртыеллыгына “Теләче” газетасын яздыртуда аеруча актив катнашкан хат ташучылар килде.

(Теләче, 29 ноябрь, “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгенә районның иң алдынгы газета-журнал таратучылар җыелды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

2018 елның икенче яртыеллыгына “Теләче” газетасын яздыртуда аеруча актив катнашкан Сауш авылыннан Алсу Имаметдинова һәм Ямбулат авылыннан Зөлфирә Ногманова килде. Казаклар авылыннан Дания Куликова җитди сәбәпләр нәтиҗәсендә ул көнне килә алмады.

"Районның барлык хат ташучылары үз хезмәтләрен җиренә җиткереп башкара. Авыр, җаваплы хезмәтегездә сезгә уңышлар, саулык-сәламәтлек телим. Һава торышы нинди булуга карамастан сез һәрчак хезмәттә", -  диде "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot