news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә Африка җәеннәре үрчетәчәкләр

Балык продукциясе республика мәктәпләренә, балалар бакчаларына тарату, сәүдә урыннары ачу күздә тотыла.

 (Теләче, 14 сентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче сәнәгать мәйданчыгында тиздән яңа предприятие эшли башлаячак. Биредә 1 июльдә Африка җәеннәрен (сом) үстерү һәм эшкәртү предприятиесенә нигез ташы салынган иде. 1440 кв.м мәйдан биләгән бинада авырлыгы 1,5 килограммга кадәр булган җәен балыклары үрчетәчәкләр. Бүгенгә 20 мең маймыч, 1,5 килограммга җиткән 100 данә балыкны Петербургтан алып кайтып, аквариумга җибәргәннәр. Бу хакта “Теләче информ” сайты хәбәр итә.

Оешма җитәкчесе Рафаэль Бәйрәмов әйтүенчә, ярты ел эчендә балыклар бер килограммга кадәр үсә. Җитәкчелек сәламәтлек өчен файдалы булган әлеге балыкның бәясе иттән арзанрак булачак дип ышандыра. Аерым алганда, җәен балыгын тере килеш килограммын 200 сумнан сатарга исәплиләр. Җитештерелгән продукцияне сату өчен Теләчедә, якын-тирә районнарда сәүдә урыннары эшләячәк. Әлеге балыкларга ихтыяҗ зур. Балык продукциясе республика мәктәпләренә, балалар бакчаларына таратылачак.

Шунысын да әйтергә кирәк: Африка җәеннәрен күпләп үстерү эшенә Теләче районы Россиядә беренчеләрдән булып тотынды. Елына 400 тонна продукция җитештерүне максат итеп куйган предприятиедә алга таба 150-200 кешегә эш урыны булачак.

Төзелеп килгән бинада 9 куб метрлы 50 бассейн урын алачак. Биредә киләсе елга җитәкчелек тагын бер бина сафка бастырып, балыктан фарш, уылдык һәм башка төр ризыклар җитештерү уе белән йөри. Берничә елдан биредә эшчеләр өчен ашханә, тулай торак та калкып чыгачак. “Эшчеләр өчен уңайлы шартлар булган очракта гына мул продукция җитештерү турында хыялланып була”, - ди предприятие җитәкчесе Рафаэль Бәйрәмов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100