news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә аеруча актив хат ташучылар бүләкләнде

Аларга Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

(Теләче, 3 август, "Татар-информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). 2 август көнне “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгенә районыбызның иң алдынгы хат, газета-журнал ташучылары җыелды. 2017 елның икенче ярты еллыгына “Теләче” газетасын яздыртуда аеруча актив катнашкан Олы Кибәхуҗа авылыннан Айсылу Мөлекова, Сауш авылыннан Алсу Имаметдинова һәм Караширмә авылыннан Тәнзилә Галиевага Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип яза җирле басма.

Районның барлык хат ташучылары үз хезмәтләрен җиренә җиткереп намус белән башкара. Хезмәтегез җиңел түгел, елның нинди фасылы булуга карамастан, вакытында газета-журналларны ияләренә тапшырасыз. Алдагы хезмәтегездә дә сезгә уңышлар телибез,- диде җиңүчеләрне котлап “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хузин.

Алсу Имаметдинова почта хезмәтенә килеп кергәнче, егерме елдан артык бухгалтерия системасында эшли. Кешеләр белән аралашырга яратучы Алсу ханым, әлеге өлкәне дә үз итә. Элегрәк газета таратырга балалары ярдәм иткән. “Җәй аенда велосипедка утырып таратам, газета-журналлар бер генә сумкага сыймый да. Авылдашларыма рәхмәтлемен, алар белән аңлашып эшләмәсәң, әлеге хезмәтне башкарып та булмас”, - иде.

Тәнзилә Галиева 17 ел инде Караширмә авылы халкына газет-журнал тарата. Баштарак газетларны иске Җөри авылы почта бүлекчәсеннән барып алса, хәзер авылга китереп бирәләр. “Авыл халкы вакытлы матбугатны яратып укый, иң беренче үзебезнең район газетасы “Теләче”гә язылып куя. Яшенә, олысына моның өчен рәхмәтлемен. Газета-журналларга яздыру вакыты безнең өчен урак өсте була дисәң дә була. Хезмәтемне яратып башкаргач, авырлыгы бик сизелми. Өйдәгеләр дә һәрберсе ярдәм итәргә генә тырыша”, диде Тәнзилә ханым дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot