Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә 4510 гектар мәйданда бөртекле культуралар урылган
Бу планның 20 процентын тәшкил итә.
(Теләче, 8 август, “Татар-информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 7 августка алынган мәгълүматларга караганда, быел районда 22559 гектар мәйданда җыеп алынырга тиешле бөртекле культураларның 4510 гектары урылды (планга карата үтәлеш 20%), 3990 гектары сугылды (планга карата үтәлеш 18%), дип яза җирле басма.
Суктырып алынган икмәкнең тулаем җыемы 9610 тонна. Бер гектардан җыеп алынган икмәкнең күләме 24,1 центнер. Җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Агролак” ширкәтләрендә, “Теләче Агро” ширкәтенең “Чулпан”, Муса Җәлил исемендәге бүлекчәләрендә урып-җыю эшләре аеруча оешкан төстә бара. Әлеге хуҗалыкларда иген мәйданнарының 23% тан 32% ка кадәр өлеше суктырылды. Иген уңышы җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Игенче” ширкәтләрендә, “Теләче Агро” ширкәтенең Сауш һәм Баландыш бүлекчәләрендә аеруча югары. Әлеге хуҗалыкларда иген уңышының чыгышы уртача 27 центнердан 32 центнерга кадәр тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз