news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче үзенең батыр егетләрен онытмый

Быел Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылганга 28 ел тула.

(Теләче, 15 февраль,”Татар- информ”, “Теләче” газетасы, Эльмира Әхмәтҗанова). 14 февраль көнне Әфганстан сугышында һәлак булган батыр егетләрне сугышчан дуслары искә алды. Сагышлы чара район мәдәният йорты янындагы обелискка веноклар кую белән башланып китте, дип районның “Теләче” газетасы.

Теләче районыннан 42 кеше Әфган сугышына китә. Канлы сугышта, Ямбулат егете Миңнегали Ногуманов, Тиләҗедән Илшат Хәйруллин мәңгегә ятып калды. Алга таба чарада катнашучылар Әфган сугышында һәлак булган райондашларыбыз Илшат Хәйруллин, Миңнегали Ногуманов каберләрен зиярәт кылды.

Быел Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылганга 28 ел тула. Әфган сугышында батырларча һәлак булганнарның якты истәлеге районда онытылмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot