news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче ветеринарлары шәхси хуҗалыкларда сыерларга вакцина ясый

Районның баш ветеринария табибы Ирек Нуруллин әйтүенчә, көзге профилактика барышында малларга себер түләмәсенә, котыру авыруларына каршы вакцина ясала

(Теләче, 26 cентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов).  Бу көннәрдә район ветеринария берләшмәсе табиблары алдан тәгаенләнгән график нигезендә шәхси хуҗалыклардагы сыер малының канын алып, лейкоз, бруцеллез, туберкулез авыруына тикшерү үткәрә. Сыерга, сарыкка, атка һәм кәҗәгә себер түләмәсенә (сибирская язва) һәм эмкар чиренә каршы профилактик прививка ясыйлар,сыерларны украга (подкожный овод) каршы эшкәртәләр. Мондый профилактик чараларны ветеринария табиблары елына ике тапкыр – язын һәм көзен үткәрә. Көзге профилактика чаралары тулы куәткә бара дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Районда исә барлыгы 20 меңгә якын баш терлек исәпләнә. Шуның 5 меңнән артыгы шәхси хуҗалыкларда асрала, аның да 2500 ен сыерлар тәшкил итә. Районның баш ветеринария табибы Ирек Нуруллин әйтүенчә, көзге профилактика барышында малларга себер түләмәсенә, котыру һәм лептоспироз авыруларына каршы вакцина ясала. Лейкоз һәм бруцеллезны ачыклау өчен анализга кан алудан тыш, тире астына туберкулин препараты кертәләр һәм йогышлы чир бармы-юкмы икәнен ачыклыйлар.
Лейкоз соңгы елларда киң таралган авыруларның берсе.

-Лейкоз авыруы әле дә очраштыргалый, шөкер, туберкулез һәм бруцеллез кебек авырулар борчымый. Лейкоз авыруы, ел саен күмәк һәм шәхси хуҗалыкларда да бер-ике булса да, ачыкланып тора. Авыру терлекләрне көтүгә чыгарырга ярамый, лейкоз селәгәй, кан аша башка сәламәт малларга да йогарга да мөмкин. Шуңа күрә авыру терлекне чалырга гына кала. Күпчелек очракта лейкоз авыруы чит төбәктән сыер сатып алган шәхси хуҗалыкларда ачыклана. Шуның өчен, сыер сатып алганчы, хуҗасыннан аның сәламәтлеге хакындагы документларын таләп итәргә кирәк. Авыру терлек сатып алганны аңлагач соң була. Сыер малы очсыз йөрмәгәнен барыбыз да яхшы белә, - дип аңлатма бирде баш ветеринария табибы Ирек Нуруллин.

Район ветеринария берләшмәсе табиблары әлегедәй профилактика чараларын февраль –март айларында күмәк хуҗалыкларда башлап җибәргәннәр иде. Җәйге айларда бу эшләрнең икенче этабын уздырдылар. Бу көнне районның ветеринария баш табибы урынбасары Радик Мәҗитов белән табиб Азат Гаялиев иртәнге якта көтү чыкканчы, болында махсус эшләнгән агач арата янәшәсендә зур җитезлек һәм төгәллек белән профилактика эшен башкардылар. Аннары, эшләрен дәвам итү, яшь терлекләргә хезмәт күрсәтү өчен йортларда булдылар, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot