news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче ветераннары "Балкыш" 5нче республика фестиваленең сайлап алу турында катнашты

83 яшьлек Әлмөхәммәт Насыйбуллин әле дә тальян гармун уйный.

(Теләче, 5 апрель, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). “Балкыш” 5 нче республика фестиваленең сайлап алу туры Теләче районы Түбән Саурыш авылы мәдәният йортында узды, дип яза җирле басма.

Зона сайлап алу турында катнашкан ветераннар үз Олы Мишә авыл җирлегеннән фестивальнең сайлап алу турында җыр белән Гыйлван Фәтхуллин катнашты. Бу юлы да Гыйлван абый күңелгә үтеп керә торган җырларны башкарды. Әнисә Мөхәммәтшина Муса Җәлилнең “Күршеләр” дип исемләнгән шигырен жюри хөкеменә тәкъдим итте, Рузалия Газизова шигъри юллар белән концертны бизәде. Әлмөхәммәт Насыйбуллин тальян гармун белән сәхнәгә чыккач, бар мәдәният йорты моңга күмелде. Берсеннән берсе моңлы, дәртле көйләрне бик озак уйнады ул. Гомер буе гармунны үзенең юлдашы иткән, 83 яшьлек Әлмөхәммәт абый: “Гармун уйный алганда, уйныйм әле. Аннан башка тора алмыйм. 10 яшь тулгач, хуҗалык көтүен көтеп, шул акчага гармун сатып алдым. Гармун гомерем буе дустым булды. Бүгенге фестивальгә дә теләп килдем”,-диде ул.

Әбеде ветераннарыннан торган “Задоринка” ансамбле дәртле җырлары белән үзләренә каратты. Матур сәхнә кастюмнары аларның чыгышына тагын бер бал өстәде. Туган ягын яратучы, аның табигатенә гашыйк Надежда Михайлова “Моя малая родина Әбди” дигән шигырь белән чыгыш ясады. Шигъри юлларга Әбденең матурлыгы, аның үткән тарихы да сыйган. Фәния Козина “Балкыш” фестиваленең нигезләмәсен исәпкә алып, “Счыгышларын югары дәрәҗәдә, ә иң мөһиме – чын күңелдән башкарды, диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot