Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче урта мәктәбендә урнашкан лагерьда 120 бала ял итә
Лагерьда укучылар өчен көн саен мавыктыргыч һәм истә калырлык төрле чаралар оештырыла.
(Теләче, 20 июль, “Татар–информ, "Теләче", Алинә Шәмәрданова). Теләче мәктәбендә БДИ үткәрелү сәбәпле, лагерьлар июль аенда эшли. Биредә “Патриот” хезмәт һәм ял лагеры белән “Дуслык” ял һәм сәламәтләндерү лагеры бергә эшли. “Патриот”ка 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган барлыгы 65 бала йөргән. Ә “Дуслык” ял һәм сәламәтләндерү лагерында 1-4 сыйныфларда укучы барлыгы 120 бала ял итә, диелә район басмасында.
“Патриот” лагеры җитәкчесе Дания Фәтхрахманова әйтүенчә, аларның ялы мәктәп яны тәҗрибә участокларында, мәктәп эчендә эшләү белән бергә үрелеп барган. - Шулай ук спорт, иҗат, экология һәм башка юнәлешләр буенча төрле чаралар, очрашулар оештырылды. Күптән түгел рус география җәмгыятенең республикада региональ бүлеге җитәкчесе урынбасары Юрий Агарков белән кызыклы әңгәмә узган иде. Балалар ул әзерләгән сорауларга җаваплар биреп, махсус футболкаларга да ия булды, - ди егерме елдан артык лагерь эшчәнлеге белән шөгыльләнүче Дания Гомәр кызы.
Ял итүче балалар белән эш 21 көн дәвамында махсус төзелгән план нигезендә алып барыла. – Без тәрбиячеләр, әти-әниләр белән киңәшләшеп эшлибез. Төрле оешмалардан килгән хезмәткәрләр белән файдалы очрашулар үткәрәбез. Шәфкать туташы да гел сакта. Балаларның сәламәтлеге һәрчак алгы планга куела. Минемчә, лагерьда балаларны ихластан яраткан, үзләре эшлим дип торган вожатыйлар гына бирелеп эшли ала. Шөкер, бездә алар юк түгел, - ди “Дуслык” лагеры җитәкчесе Фәния Вафина.
Лагерьда укучылар өчен көн саен мавыктыргыч һәм истә калырлык төрле чаралар оештырылган. Мин килгәндә алар мәш килеп бию өйрәнә, кайсыдыр әкият кабатлый иде. Баксаң, балалар Нептун көнен үткәрергә әзерләнә икән. Биредә гаилә, Россия, дөнья халыклары, балаларны яклау көне, туризмга багышланган төрле чаралар үткән, - дип хәбәр ителә район газетасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз