Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Теләче урта мәктәбе укучылары Әфган сугышы ветераннары белән очрашты
Кичәдә укучылар Әфган сугышы ветераннары хөрмәтенә шигырьләр, җырлар башкардылар, Әфган сугышы турында төшерелгән видеофильм карадылар.
(Теләче, 16 февраль, “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бу көннәрдә район мәктәпләрендә Әфган сугышы ветераннары белән очрашулар үткәрелә, яу кырында ятып калганнарның якты рухы бер минутлык тынлык белән искә алына. Шундый очрашуларның берсе - Теләче урта мәктәбенең актлар залында үтте. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышланган очрашуга Теләче авылында яшәүче Әфган сугышы ветераннары - районның Әфганчылар берлеге рәисе Айдар Галимҗанов, Рәис Нуртдинов, Газинур Закиров һәм Илдар Гыйләҗиев чакырулы иде. Очрашуга килгән ветераннар сугыш хатирәләрен яңарттылар.
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Кыямова алып барган әдәби-музыкаль кичәдә укучылар Әфган сугышы ветераннары хөрмәтенә шигырьләр, җырлар башкардылар, Әфган сугышы турында төшерелгән һәм реаль фактларга гына нигезләнгән видеофильм карадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз